"Радио Белем" - "Белем радиосы" билингваль белем бирү һәм мәдәни-агарту интернет-радиосы Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә 2022 елда гамәлгә ашырылды. Беренче тапшыру 2022 елның 26 августында эфирга чыкты. Белем радиосының максатлары һәм бурычлары:
мәдәни мирасны, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау
яшүсмерләр һәм балалар иҗатын популярлаштыру һәм тарату
үзлектән белем алу, шәхес формалашу
фәнне һәм мәгарифне үстерү